news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск курчак театры татар әкиятләре мотивлары буенча интерактив спектакль күрсәтте

Луганск курчак театры татар әкиятләре мотивлары буенча интерактив спектакль күрсәтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Луганск курчак театры үзенчәлекле сабыйлар өчен татар әкиятләре мотивлары буенча интерактив спектакль күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятенә нигезләнгән спектакль инвалид балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләрне татар риваятьләре белән таныштырды.

Мондый формат – Су анасы маҗаралары турында күңелле күзаллау гына түгел: актерның нәни тамашачы белән турыдан-туры элемтәсе социализациядә ярдәм итә һәм сенсориканы үстерә.

«Су анасы» әкиятен сәхнәләштерү идеясен «Чишмә» татар мәдәни үзәге рәисе Гөлфия Кәбирова тәкъдим иткән. Ә Валерий Середа җитәкчелегендәге Луганск академия курчак театры труппасы бу идеяне чынга ашырган.

Премьераның Россия халыклары бердәмлеге елында узуы символик мәгънәгә ия. Артистлар тамашачыларга татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы тапшырган тәм-томнар милли колоритны «татып карарга» ярдәм итте.

Рәхмәтле тамашачылар арасында балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бар иде. Алар әлеге спектакль балачакның бер өлешен кире кайтаруын, балага тагын да якынаерга ярдәм итүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot