news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Интер” Казанда тигез исәп белән генә канәгатьләнде
“Рубин” һәм “Интер” командаларының очрашуы 1:1 исәбенә төгәлләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Кичә Казанга чын мәгънәсендә зур футбол килде. Татарстан футбол сөючеләре үз тарихында беренче тапкыр Чемпионнар лигасын якыннан күрү бәхетенә иреште. «F» төркеменең икенче турында “Рубин” үз кырында Миланның “Интер” командасын кабул итте.
Казан футболы өчен тарихи мизгел матчның 11 нче минутында булды. Исәпне Домингес ачты.
Шуннан соң “Интер” дилбегәне акрынлап үз кулына алды. Милан футболчылары безнең капка янында “ыгы–зыгы” тудырды, аннан Рыжиков җиңүче булып чыкты, ул Это`О типкән тупны капкага үткәрмәде. Лусио типкән туплар да безнең капканы читләтеп үтте. Шуңа да карамастан, Станкович исәпне тигезләүгә иреште – 1:1.
Имкенче таймда “Рубин” Киевта юлыккан уңышсызлыктан сабак алды һәм көндәшләр капкасы янында бәхет эзләргә тырышты. Бухаровның гол кертү өчен яхшы гына мөмкинлекләре бар иде. Гомумән алганда, Александр матчта искиткеч чыгыш ясады.
60 нчы минутта “Рубин”га “канатлар үсте” диярсең. Икенче тапкыр тәртип бозган Балотелли уеннан чыгарылгач, казанлыларга моннан файдалану өчен менә дигән мөмкинлек туды. Әмма ике Александр – Бухаров һәм Рязанцев, Ансалди һәм Семак гол кертү өчен уңайлы моментларны кулдан ычкындырды. Нәтиҗәдә, очрашу 1:1 исәбенә төгәлләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2