news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интехбанкта вакытлыча билгеләнгән хакимият эшли

Россия Банкы “ИнтехБанк” гавами акционерлык җәмгыяте кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айлык мораторий кертте.

  (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Россия Үзәк Банкы “ИнтехБанк” гавами акционерлык җәмгыятенә вакытлыча хакимият билгеләде һәм әлеге банк кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүне өч айга чигерде.

“ИнтехБанк” гавами акционерлык җәмгыятенең финанс хәле тотрыклы булмавы һәм аның кредиторлары, акча салучылары мәнфәгатьләре куркыныч астына куелу сәбәпле, Россия Банкы 2016 елның 23 декабреннән “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясенә банк белән идарә итүдә алты айга вакытлыча хакимият функцияләрен йөкләде”, - диелә Россия Федерациясе Үзәк Банкы сайтында.

Биредә билгеләп үтелгәнчә, устав капиталда катнашы булуга бәйле акционерларның, шулай ук “ИнтехБанк” гавами акционерлык җәмгыяте идарә органнарының вәкаләтләре туктатып торыла. “Банкның финанс хәлен тикшерү вакытлыча билгеләнгән хакимиятнең беренче чираттагы бурычы санала. Әлеге банкның кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертү исә иминият очрагы булып тора”, - диелгән Үзәк Банк аңлатмасында.

Шушы банкка акча салганнарга (шәхси эшкуарларны да кертеп) иминият түләүләрен бирү тәртибен “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясе билгеләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot