news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ИнтехБанк» һәм ТФБ кертемчеләренең акчаларын кире кайтарып алу таләбе тикшереләчәк

Моның өчен прокурорлар Үзәк банктан банкротлыкка чыккан оешмаларда картотека башлануның төгәл датасын сораячак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының «ИнтехБанк» һәм ТФБ ябылыр алдыннан алынган акчаларны кайтару турындагы таләбенең законлы булуын тикшерәчәк. Моның өчен прокурорлар Үзәк банктан банкротлыкка чыккан оешмаларда картотека башлануның төгәл датасын сораячак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу киңәшмә, республика прокуратурасына Татарстан Икътисад министрлыгы белән Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилдән мөрәҗәгать килгәч, үткәрелде.

Элегрәк Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы ТФБ һәм «ИнтехБанк»ның зыян күрмәгән кертемчеләренә каршы  судка күпсанлы дәгъвалар биргән иде. Банк картотекасы булдырылгач, кертемчеләр үз акчаларын алырга тиеш түгел иде, дип саный Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100