news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИнтехБанк клиентларына иминият буенча түләү өчен банк-агентлар 29ына кадәр сайланачак

Бу хакта “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты белдерә.

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). “ИнтехБанк” гавами акционерлык җәмгыятенә (Казан) карата, Россия Банкының кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертүенә бәйле рәвештә, иминият очрагы үз көченә керде. Бу хакта “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты белдерә.

Дәүләт корпорациясендә билгеләп үтүләренчә, банкка акча салганнарга үзләре аша иминият акчалары түләнеләчәк банк-агентлар, 2016 елның 29 декабреннән дә соңга калмый, сайлап алыначак. Яңа ел бәйрәмнәрен исәпкә алып, акча киләсе елның 13 гыйнварыннан да соңга калмый түләнә башлый. “Күрсәтелгән көнгә кадәр Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык җирле матбугатта һәм үзенең сайтында кертемнәр буенча бурычларны түләү турында гаризалар кабул ителү урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе хакында рәсми игълан бастыра. Кертемчеләр иминият бурычларын түләү турындагы гаризаларын мораторий гамәлдән чыкканчыга кадәр бирә ала”, - диелә “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясе хәбәрендә.

Искәртеп үтик: дәүләт физик затларга һәм шәхси эшкуарларга 1,4 млн сумга кадәр акчаларын кайтаруны гарантияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100