news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын түли башлыйлар

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы 12 гыйнвардан ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары түләнә башлаячагын хәбәр итә.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). “Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты 2017 елның 12 гыйнварыннан ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары түләнә башлаячагын хәбәр итә.

Иминият акчаларын алу тәртибен аңлаткан рәсми хәбәр һәм ул акчаларны бирәчәк банк-агентлар исемлеге Агентлыкның www.asv.org.ru сайтында урнаштырылган. Тулырак мәгълүматны банк-агентларның “кайнар линия”ләренә һәм Агентлыкның 8-800-200-08-05 номеры буенча "кайнар линия"сенә шалтыратып (Россия буенча бушлай) белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100