news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын Саклык банкы, ВТБ 24, «Ак Барс» банклары түли

Агент-банклар 12 гыйнвардан эшкә керешә, клиентлар фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-инфонм»). ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчалары 12 гыйнвардан Саклык банкы, ВТБ 24 һәм «Ак Барс» банклары аша түләнә башлаячак. Бу хакта “Иминият кертемнәре агентлыгы” дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек элемтәләре департаменты хәбәр итә.

«Күрсәтелгән агент-банкларга „ИнтехБанк“ кертемчеләренең билгеле бер төркеменә түләүләр башкару йөкләнә. Кертемчеләр агент-банкларга кертем счеты ачылган вакыттагы яшәү урыны буенча, шулай ук таблица нигезендә фамилияләренең баш хәрефләре буенча бүленгән», — дип билгеләп үтелгән Иминият кертемнәре агентлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтик, кертемчеләргә банктагы барлык кертемнәреннән 100 процент түләнә, әмма ул 1,4 млн сумнан артмый.

Агент-банкны ачыклау өчен Иминият кертемнәре агентлыгы сайтыннан «Үз агент- банкыңны тап» сервисыннан файдаланырга була. Акчаңны алу өчен агент- банкка бары паспорт (шәхесеңне ачыклаучы документ) белән барырга һәм шулай ук түләү турында гариза тутырырга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100