Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инсулин инъекцияләре өчен җыелманы ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә керттеләр
Инсулин инъекцияләре өчен җыелма дәүләт гарантияләре программасы буенча биреләчәк.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә инсулин инъекцияләре өчен амбулатор җыелманы һәм инсулин помпасы өчен резервуарны ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә керттеләр. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.
Инсулин инъекцияләре өчен җыелма дәүләт гарантияләре программасы буенча биреләчәк.
- Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Канада тикшеренүчеләре икенче типтагы диабеттан вакыт-вакыт ач тору ярдәмендә котылу мөмкинлеге турында дәлилләр туплаган. Торонто Университеты галиме Сөләйман Фурмли һәм аның хезмәттәшләре алынган нәтиҗәләрне BMJ Case Reports журналында дөнья күргән мәкаләдә китергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз