Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ВОИН» үзәге инструкторы алгы сызыкта кеше гомерләрен ничек коткаруларын күрсәтте
Бүген Татарстан Республикасы көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүне үстерү үзәге күргәзмәсе ачылды.
«Без 14-35 яшьлекләрне пилотсыз очкычлар белән эшләргә, беренче ярдәм күрсәтергә һәм тактик медицинага өйрәтәбез. Пилотсыз очкычларның ничек эшләве, аларның нинди төрләре булуы һәм кайда кулланылуы турында сөйлибез», – дип сөйләде «ВОИН» үзәге инструкторы Сергей Королев.
Ул хәрби хәрәкәтләр зонасында үлем очракларының яртысыннан күбесе кан югалтуга бәйле булуын билгеләп үтте.
«Шуңа күрә безнең бурыч – канны туктатырга өйрәтү, үзеңә ярдәм итәсеңме әллә иптәшеңне коткарасыңмы - аермасы юк. Безнең манекен, турникетлар һәм башка медицина җиһазлары бар, без аның ничек дөрес кулланылуын һәм нинди очракларда кирәге чыгуын сөйлибез. Кан туктагач, иптәшеңнең сулышын саклап торырга кирәк, моның өчен дә махсус көпшәләр бар», – дип билгеләп үтте Сергей Королев.
Эксперт шулай ук окклюзив пластырьның ничек эшләвен күрсәтте. Аны күкрәк читлеге яраланганда плевраль куышлыкка һава кермәсен өчен кулланалар.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда бер еллык махсус контрактны медицина хезмәткәрләре - табиблар һәм урта медицина персоналы да төзи ала. Кандидатның югары яки урта махсус белеме булырга тиеш. Сәламәтлек торышы һәм яше буенча хәрби хезмәткә яраклы булу да таләп ителә. Ир-атлар 18 яшьтән 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар 45 яшькә кадәр хәрби хезмәткә яраклы.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Варяг» 50нче аерым Пилотсыз системалар гаскәрләре бригадасына («Сталинские соколы» бүлекчәсе шуның составында эшли) контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар.
«Сталинские соколы» бүлекчәсендә хәрби хезмәткәрнең хезмәт хакы, бер тапкыр бирелә торган түләүдән тыш, ай саен 600 мең сумнан башлана. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә уку ике ай дәвам итә, тагын бер ай ял бирелә.
Беренче елда техник 10 миллион сумга якын акча алачак. Техникның айлык хезмәт хакы - 600 мең, инженерның – 650 мең, пилотның – 750 мең, штурманның – 900 мең, ә расчет командирының 1 миллион сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында - 8 800 222 59 00 яисә 117 төбәкара кол-үзәк номеры, ә «Варяг» һәм «Сталинские соколы» бригадасында хезмәт итү хакында 8 917 887 53 30 номеры буенча белергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз