news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инструктор Алешкин суга батучы кешене ничек дөрес итеп коткарырга икәнен аңлатты

Суга батучы кешене коткару өчен, ул ябыша алырлык һәм яхшы йөзә торган әйбер тотып, аның янына йөзеп килергә кирәк. Инструктор Дмитрий Алешкин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Кама Тамагы районында 75 яшьлек балыкчы батып үлгән.

Үзең белән пластик такта, өреп кабартыла торган боҗра кебек әйберләр алырга кирәк. Суга батучы кеше янына якынайгач, ул ябыша алсын өчен йөзмә чараны алдыгызда тотасыз. Ул чагында икегез дә шуңа тотына һәм суга батучы кешене коткара алачаксыз», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Ул кисәткәнчә, суга батучыны коткарырга йөзеп килгән кешене батучының үзенә караганда да күбрәк хәвеф сагалый.

«Суга батучы кеше паника хәлендә була, бу минутларда аның башы эшләми. Аның янына кемнеңдер йөзеп килүен күреп, ул сезгә ябышырга һәм үзенең коткаручысын да батырырга мөмкин», - дип кисәтте инструктор.

news_right_1
news_right_2
news_bot