Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә марафон башлана
Марафонның авторы әлегә кадәр инстаграмда татар журналистларына багышланган аккаунт булмаганын искәртә.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 18 апрельдә инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистлары арасында марафон башлана. Бу турыда социаль челтәрдә хәбәр ителә.
Марафон халыкны татар журналистлары белән таныштыру максатыннан оештырыла. Автор сүзләренчә, әлегә кадәр инстаграмда татар журналистларына багышланган аккаунт булмаган.
«Матбугатта журналистның үзен ачкан язмалар бик аз. Ә укучылар, тыңлаучылар өчен журналистның тормышта нинди булуы бик кызыклы булуын беләм. Үзебезгә дә файдалы булыр. Ниһаять үзебез турында искә төшерергә, фикерләр туплап, нәтиҗәләр ясарга да җай чыгар», — диелгән аккаунтта.
Марафонны оештыручының исеме сер булып калган. Ул «кайбер кешеләрнең татар журналистикасы бетә дигән фикеренә җавап рәвешендә, татар журналистларының кем икәнен күрсәтү идеясе» турында әйтә.
«Хөрмәтле татар журналистлары! Яшьләре, олылары, остаз булганнары, әле яңа гына каләм тибрәтергә алынучылар, әйдәгез бергәләп „Татар журналисты“ марафонын оештырабыз! Үзебез турында халыкка сөйлибез. Татар журналистларының кем икәнен күрсәтәбез. Бер-беребез белән танышабыз!», — дип язган марафонны оештыручы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз