news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә марафон башлана

Марафонның авторы әлегә кадәр инстаграмда татар журналистларына багышланган аккаунт булмаганын искәртә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 18 апрельдә инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистлары арасында марафон башлана. Бу турыда социаль челтәрдә хәбәр ителә.

Марафон халыкны татар журналистлары белән таныштыру максатыннан оештырыла. Автор сүзләренчә, әлегә кадәр инстаграмда татар журналистларына багышланган аккаунт булмаган.

«Матбугатта журналистның үзен ачкан язмалар бик аз. Ә укучылар, тыңлаучылар өчен журналистның тормышта нинди булуы бик кызыклы булуын беләм. Үзебезгә дә файдалы булыр. Ниһаять үзебез турында искә төшерергә, фикерләр туплап, нәтиҗәләр ясарга да җай чыгар», — диелгән аккаунтта.

Марафонны оештыручының исеме сер булып калган. Ул «кайбер кешеләрнең татар журналистикасы бетә дигән фикеренә җавап рәвешендә, татар журналистларының кем икәнен күрсәтү идеясе» турында әйтә.

«Хөрмәтле татар журналистлары! Яшьләре, олылары, остаз булганнары, әле яңа гына каләм тибрәтергә алынучылар, әйдәгез бергәләп „Татар журналисты“ марафонын оештырабыз! Үзебез турында халыкка сөйлибез. Татар журналистларының кем икәнен күрсәтәбез. Бер-беребез белән танышабыз!», — дип язган марафонны оештыручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100