Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инстаграм тискәре комментарийларга каршы көрәш механизмнарын кертте
Limits функциясе сезнең язылучыгыз булмаган яки күптән түгел генә сезнең биткә язылган кулланучылардан комментарийларны һәм турыдан-туры хәбәрләр җибәрүне сорауны автомат рәвештә яшерәчәк.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Инстаграм Limits функциясен кертте, ул кулланучыларга җәмәгатьчелек игътибары күп булган көннәрдә тискәре комментарийлар һәм хәбәрләр агымын чикләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр башлыгы Адам Моссери хәбәр итте.
«Мыскыллы комментарийлар һәм турыдан-туры хәбәрләр агымы белән очрашкан кешеләргә ярдәм итү өчен, без Limits функциясен кертәбез. Ул сезнең язылучыгыз булмаган яки күптән түгел генә сезнең биткә язылган кулланучылардан комментарийларны һәм турыдан-туры хәбәрләр җибәрүне сорауны автомат рәвештә яшерәчәк», — диелә социаль челтәр администрациясе хәбәрендә.
Шулай ук кушымта мәсхәрәле шәрехләр җибәрүнең беренче омтылышы вакытында ук бергәлек кагыйдәләрен бозу ихтималы турында «тагын да катгыйрак кисәтү» белдерәчәк. Моңарчы ул шундый ике-өч очрактан соң гына күренә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз