Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Instagram Россия һәм Украина кулланучыларының язылу турында белешмәсен күрсәтмәячәк
Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Instagram социаль челтәре Россия һәм Украина кулланучыларының язылулары (подписка) турында белешмәне күрсәтми башлый. Meta компаниясе хәбәренә сылтама белән РИА Новости шул хакта яза.
«Украина һәм Россиядәге бергәлекләрне яклау өчен, без бу илләрдәге кешеләрнең язылучылары, аларның кемгә язылуы, шәхси аккаунтларда бер-берсенә язылган кешеләр турында белешмәне яшерәчәкбез», диелә компания хәбәрендә.
Моннан тыш, Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә. «Кешеләр аларның Россия дәүләт матбугат чараларына алып баруын белсен өчен», Instagram мондый постларны махсус тамгалаячак, диелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз