Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инстаграм кулланучыларын «Игра в татара» уенында катнашырга чакыралар
Финалга чыгучылар арасында ноутбук-трансформер уйнатылачак.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Инстаграм социаль челтәрендә «Игра в татара» аккаунты ачылды. Аны гамәлгә куючы социаль челтәр кулланучыларын уенга кушылырга чакыра. Төп бүләк ноутбук-трансформер булачак.
«Минем шәһәрдә һәрвакыт татарлар аз булды, әмма бу турыда уйлаганым юк иде. Балачакта без уйнадык, шаярдык, кайсы милләттән булуыбыз зур мәгънәгә ия түгел иде. Әмма әни "Без - бөек халык һәм дөньяда без бик күп", дип әйтә иде. Безнең үз телебез, традицияләр, мәдәниятебез һәм милләтебез бар. Шул вакыттан бирле дөньяда күпме татар яшәвен белү хыялы туды», дип язган уен концепциясенең авторы.
Инициативага кушылу өчен алты биремне үтәргә һәм һәрберсеннән соң @igra_v_tatara аккаунтын билгеләргә һәм #ИгравТатара хэштегын куярга, шулай ук уен вакытында үз аккаунтыгызны ачарга кирәк.
Беренче бирем чыкты инде. Уенда теләге булган һәр кеше катнаша ала, яше һәм кайда яшәве мөһим түгел. Барлык биремнәрне үтәүчеләр финалга чыгачак һәм алар арасында ноутбук-трансформер уйнатылачак.
- Уен аккаунты https://www.instagram.com/igra_v_tatara/.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз