news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Инстаграм” иҗатыма яңа сулыш бирде – Роберт Миңнуллин

Халык шагыйренең “Инстаграм” битендә 7000нән артык язылучы бар.

“Инстаграм” иҗатыма яңа сулыш бирде – Роберт Миңнуллин
Султан Исхаков

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының экс-депутаты Роберт Миңнуллин “Инстаграм” аның иҗатына яңа сулыш өрде, дип саный. Ул шәхси битенә көн саен бер шигырь куеп бара. Аларның күбесе яңа язылган.

“Шигырь шундый әйбер, аны ниндидер бер таләп куеп кына язып булмый. Ә “Инстаграм” миңа бер стимул бирде, дөньяга башкарак күз белән карарга өйрәтте. Анда бит фотосурәтләр белән сүз гармониясе булырга тиеш. Менә мин үзешчән дәрәҗәдә фотога төшерү белән дә әзме-күпме шөгыльләнгән кеше буларак, рәсем сәнгатенә дә битараф түгелмен. Минем зур коллекциям, рәссамнар белән дә дуслыгым бар. Шуңа күрә миңа “Инстаграм” ошап китте. Чөнки мин берәүгә дә ялынмыйча, үз шигырьләремне үзем теләгәнчә бизәп, дизайн ясап бирә алам”, – диде шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Дөрес, Роберт Миңнуллин төрле кушымталарны белеп бетермәвен дә таный. Ул техник яктан өйрәнү этабында.
“7 меңнән артык укучым бар бит минем. Шуңа күрә алар алдында үземне бурычлы дип тә саныйм. Аларның яратуын, көтүен сизеп торам. “Инстаграм” блогеры буларак, табигатьтә йөрим. Ул миңа бер илһам, көч бирә. Иҗатымда яңа этап дияр идем. Кайчан туярмын, анысын белмим. Шулай да яшькә, һөнәреңә, дәрәҗәңә карамастан, заманага иярү кирәк”, – ди татар блогеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100