Инсаф Абдулла: Тел булганда гына милләт милләт булып саклана ала
Әлмәттә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең җиңүчесен билгеләделәр. Катнашучыларның Тукай иҗаты аша тел нәфислеген дә бәяләделәр. Кызлар белән сөйләм культурасы буенча Татарстанның атказанган артисты, педагог һәм нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла эшләгән. Ул Татарстан этабында катнашучы кызларның телләренең камил булуын билгели.