news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инсаф Абдулла татар эстрадасында матур әдәби телдә сөйләшә алырдай яшьләрне тәкъдим итте

Бүген татар эстрадасының булачак артистлары сәхнә теле имтиханы булып барачак әдәби спектакль күрсәтте.

Инсаф Абдулла татар эстрадасында матур әдәби телдә сөйләшә алырдай яшьләрне тәкъдим итте
Александр Эшкинин

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстарадасына киләсе яшьләр Тукай шигырьләре, Гаяз Исхакыйдан башлап Марат Кәримовка кадәр язучыларның прозасы белән тәрбияләнә. Бүген “Татар-информ” хәбәрчеләре булачак эстрада артистларының сәхнә теле имтиханнарын тамаша кылды. Дәүләт имтиханының бер өлешен тәшкил иткән сәхнә теле имтиханнары “Тукайга кайту” инсценировкасы рәвешендә эшләнгән иде. Аның премьерасы Казан театр училищесының уку театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Инсценировка авторы -  театрда сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла. “Инсценировка Тукай шигырьләре буенча әзерләнде, Зиннур Мансуров шигырьләре дә керде, галимнәребез фикерләре кушылды. Тәрбия дини генә булмыйча, дини һәм милли булырга тиеш, дигән фикер кызыл җеп булып бара. Әдәби спектакльне курс җитәкчесе Марсель Мәхмүтов белән бергә әзерләдек”, - диде Инсаф Абдулла.

Әдәби спектакльгә татар эстрада курсындагы ун студентның бишесе алынган - дүрт кыз бала һәм бер егет. Алар бер сәгать дәвамында Тукайның киң таралмаган, дини һәм милли темага язылган шигырьләрен сөйләделәр, Тукайның дингә карашы турында тулы мәгълүмат бирделәр. Инсаф Абдулла әдәби композиция өчен иң тырыш студентларны сайлап алганлыгын әйтте, чөнки шактый озын һәм катлаулы текстларны хәтердә калдыру һәм тамашачыга җиткерү сорала.

“Безнең студентлар сүз ягыннан да, җыр ягыннан да эстрадада эшли алырдайлар. Без аларны матур әдәби телгә өйрәттек”, - дип горурлана студентлары белән Инсаф Абдулла.

Бүгенге әдәби спектакль 2 һәм 9 апрельдә кабатлап күрсәтеләчәк һәм чыгарылыш имтиханнары булып та бәяләнәчәк.

“Тукайга кайту” әдәби спектакленең тамашачылары театр училищесы студентлары иде. Тамашаны шулай ук шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт тә тамаша калды. Ул әлеге композицияне киңрәк аудиториягә тәкъдим итеп була дигән фикердә. “Тукай атеист булган дип өйрәтелеп үскән безнең буын өчен дә бик кыйммәтле мәгълүмат бирелә”, - ди ул студентлар эшен мактап.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100