news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инновацияләр белән чынлап торып кызыксыну юк диде А.Фурсенко Казандагы чыгышында

А.Фурсенко чит илдән әзерне сатып алуны кулайрак күрәләр дип саный.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко фикеренчә, инновацияләр белән чынлап торып кызыксыну юк. Бу хакта ул бүген Казанда Россия венчур форумы пленар сессиясендә белдерде.

Ул инвестицияләрнең проблемалары бизнесның илдә җитештерелгән эшләнмәләргә ышанычы җитмәүдән дип саный. "Бизнес дәүләттән акча алуны хуп күрә, ә үзе инвестиция кертүдә сүлпән. Инновацияләр белән чынлап торып кызыксыну юк. Ә алар хисабына чыгымнарны киметеп булыр иде. Бәлки, әле илдәге инновацияләргә тулы ышаныч та юктыр. Чит илдән әзерне сатып алуны кулайрак күрәләр", - ди Фурсенко.

Аның әйтүенчә, стартаплар белән чыгучылар базарга кирәкле эшләнмәләрне күбрәк тәкъдим итә башладылар, шул ук вакытта күбрәк акча кертү турында уйлыйлар. "Элек эшли белгәнне генә эшлсәләр, бүген бизнеска чыннан да кирәкле проектлар бар. Бүген күргәннәрдән чыгып әйтә алам: миңа калса, вазгыять 3-4 елдан үзгәрер. Андый эшләнмәләр юк иде әле. Ниндидер эшләнмә тәкъдим итеп, кешеләр акча турында уйлый", - диде ул.

Фурсенко инвестиция кертеп, тәвәкәлләүче кеше үзенең җаваплылыгын тоярга тиешлеген дә әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100