news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополистагы «Мосафир» мәчете төзелешенә акча җыю игълан ителде

Югары Ослан районы мөхтәсибәтенең Иннополис шәһәрендәге «Мосафир» мәчете төзелешенә акча җыю игълан ителде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәчет җирле мәхәллә башлангычы һәм имам-хатыйб Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов тырышлыгы белән төзелә. Мәчет шәһәрнең күркәм урыннарының берсе булачак һәм 700 кешене сыйдыра алачак дип көтелә.

Булачак «Мосафир» мәчете мәхәлләсе битараф булмаган бөтен кешене мәчет төзелешендә катнашырга чакыра. Барлык сораулар белән мәчет имамы Камил хәзрәт Бикмөхәммәтовка 89600494501 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100