Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополиста Вячеслав Володинга «Гагарин» роботын күрсәттеләр
Робот рус сөйләмен аңлый, кешенең йөзенә карап хисләрен чамалый һәм кайбер сорауларга җавап бирә.
(Казан, Иннополис, 13 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Иннополис университетында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга «Гагарин» роботын тәкъдим иттеләр.
Робот рус сөйләмен аңлый, кешенең йөзенә карап хисләрен чамалый һәм кайбер сорауларга җавап бирә. Мәсәлән, ул беренче космонавт хөрмәтенә үзен «Юрий Гагарин» дип атауларын аңлата.
«Робот биредә эшләнмәде. Без программа белән тәэмин ителешен – аның "интеллектын" булдыру белән шөгыльләнәбез. Ул хезмәт хакы аз түләнелүче һөнәр ияләрен, мәсәлән, ресепшен хезмәткәрен алыштыру өчен кирәк. Робот һәм кешеләр арасындагы үзара эшчәнлекне өйрәнү өчен бик әйбәт. Әлеге өлкә хәзер актив өйрәнелә һәм үсә, әмма өйрәнәсе күп әле», – дип сөйләде «Татар-информ» корреспондентына Иннополис университетының когнитивлы техника системасы лабораториясе инженер-тикшеренүчесе Вадим Реуцкий.
Аның сүзләренчә, роботта үзен интеллектуаль алгоритмда тотуны эшләү ниятләнелә. «Әлегә аның үз-үзен тотышы гади, без өч ай гына эшлибез әле, алга таба аны реаль тормышка кертүдә эш бара», – дип аңлатты инженер- тикшеренүче.
Дәүләт Думасы рәисе Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихиннан кайчан робот һәм кешеләр арасындагы бәйләнешләр кайчан законлы рәвештә булыр, дип сорады. Директор шундый законның инде хәзер үк кирәклеген белдерде, ләкин андый закон биш елдан да иртәрәк булалмас әле диде.
Түбән палата спикеры белән Иннополис университетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз