news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста тау чаңгысы курорты булдыру турында уйланалар

Бу хакта Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев җиткергән.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ”, Оксана Романова). Иннополиста шәһәрнең сыйфатын үстерү этаплары барышында кунакханә комплексы һәм тау чаңгысы курорты булдыру турында фикер алышалар.

Бу хакта Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев Иннополиста I Россия яшь архитекторлар биенналесы кысаларында “Архитектор һәм заказчы: хезмәттәшлекме әллә көрәшме?” дип исемләнгән дискуссия барышында җиткерде.

“Хәзерге вакытта безнең арендалы торак тулы – болар 16 йорттагы 840 фатир, шунлыктан без хәзер яңа торак кварталы төзибез. Моннан тыш, безнең әле планнар зурдан. Базаны үстерәчәкбез – яхшы кунакханә комплексы төзергә телибез. Әлегә бер хостел бар, әмма ул барлык теләге булганнарны да сыйдыра алмый, бәйрәм көннәрендә исә биредә халык ике-өч тапкыр арта. Без Иннополистагыларның үзләрен уңайлы итеп тоюларын, ә кунакларның бездә теләп тукталуларын телибез. Шулай ук үзебезнең тау чаңгысы курорты булдыру турында да хыялланабыз. Моннан ерак түгел берәү бар, әмма үзебезнеке булса яхшырак. Шәһәр бюджеты өчен дә бу яхшы керем бит”, – дип аңлаткан Руслан Шаһгалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100