news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста Россиянең иң яхшы робот техниклары җыелды

Олимпиада Россиянең 50 төбәгеннән 600гә якын мәктәп укучысы һәм студентны үзенә җыйды.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Бүген Иннополис университетында рәсми рәвештә робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды. Ул илнең 50 төбәгеннән 600гә якын мәктәп укучысы һәм студентны үзенә җыйды. Татарстанны Иннополис лицееннан, ИТ-лицейдан һәм башка белем бирү оешмаларыннан 25 катнашучы тәкъдим итә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Катнашучылар, ике көн буена берничә категория буенча көч сынашачак. 

Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы – Россия территориясендә робот техникасы системаларын интеллектуаль программалаштыру олимпиадасы буенча финал этабы. 

Олимпиада Иннополис шәһәрендә дүртенче тапкыр уздырыла. Узган елда ИТ университет базасы мәйданнарында Россиянең 51 төбәгеннән 57 бала җыелган иде. Олимпиада җиңүчеләре, университет базасында федераль укыту-өйрәнү җыелмасында катнаштылар, анда Бөтендөнья Роботлар олимпиадасында катнашу өчен Россия җыелма командасы төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot