news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста Россия почтасы бүлеге ачылды

Ул Попов исемендәге технопарк территориясендә урнашкан һәм 420500 почта индексын алган

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Иннополис тормыш итәр өчен кирәкле инфраструктура элементларын булдыруны дәвам итә. Хәзер шәһәрдә Россия почтасы бүлеге ачылды. Ул Попов исемендәге технопарк территориясендә урнашкан һәм 420500 почта индексын алган.

Беренче булып яңа бүлек хезмәтләреннән Иннополис университеты студентлары һәм хезмәткәрләре файдалана ала. Университет кампусына күченү башланган инде.

Иннополис университеты биналары комплексы уку-лаборатор корпус, спорт һәм торак комплексыннан тора. Барлык объектларның гомуми мәйданы якынча 75 мең квадрат метрны тәшкил итә һәм 2 мең студентка исәпләнгән, киләчәктә 5 меңгә кадәр арттырыла ала.

2015 елда Иннополис университеты, Попов исемендәге технопарк, торак һәм социаль инфраструктура, хезмәт күрсәтү объектлары, шулай ук кирәкле инженерия коммуникацияләре файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.    

news_right_1
news_right_2
news_bot