news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста Россия Пенсия фондының мәгълүмат үзәге эшләячәк

Әлегә анда 200 ләп хезмәткәрне урнаштыру ниятләнә.

Иннополиста Россия Пенсия фондының мәгълүмат үзәге эшләячәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иннополиста Россия Пенсия фондының мәгълүмат системасы белән идарә буенча төбәк үзәге ачылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды рәисе Антон Дроздов бүген Иннополиста бу хакта килешү имзалады. Рәсми затлар министрлыкның коллегия утырышында катнашты.

Проект якындагы 2 елда гамәлгә ашырылачак. Бу үзәк кул хезмәтен киметәчәк, Пенсия фондының мәгълүмати ресурсларына керү тизлеген арттырачак. Шул рәвешле, Россия Пенсия фонды Иннополиста эшчәнлеген партнер дәрәҗәсендә алып барачак. Антон Дроздов журналистларга Пенсия фондының IT өлкәсендә эшләүче 6 меңгә якын белгече булуын, шуларның 200ен Иннополиска китереп урнаштыру күздә тотылганын әйтте. “Алар системаның 40 проценты белән идарә итәр дип фаразлана. Хезмәткәрләрнең биредә, шундый мохиттә квалификациясен күтәрәчәге сөендерә. Алар безнең алдынгы белгечләр булып дип ышанабыз”, – диде ул.

Пенсия фондының автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча эш узган елда тәмамланган. Аның максаты – хезмәтләрне күрсәтү сыйфаты һәм вакытын яхшырту, шулай ук төбәкләрдәге бүлекләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100