Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополиста пилотсыз «КАМАЗ» машинасын йөртеп күрсәттеләр
Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче кеше уң якта утыра.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университеты автоном транспорт системалары лабораториясе белгечләре пилотсыз «КАМАЗ»ны йөртеп, тест ясадылар. Видеоязма югары уку йортының Instagram челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.
Пилотсыз йөк машинасы шәһәрнең асфальтланган урамнары буйлап та, аның тирәсендәге грунт юллары буйлап та хәрәкәт итә. Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче уң якта утыра.
Университетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пилотсыз йөк машинасы «юлсыз урыннар буйлап төгәл карталарсыз хәрәкәт итә ала, бортта катлаулы датчиклар алга таба хәрәкәтне фаразлый».
Киләчәктә пилотсыз йөк машиналан логистикада, транспорт инфраструктурасында һәм сәнәгатьтә кулланачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз