news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста Пенсия фонды белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды

Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе белән хезмәттәшлек мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тормышка ашырылачак

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куйды. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге китергән материалларга сылтама ясап, Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белән очрашты. Шулай ук чарада Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, "Иннополис" махсус икътисади зонасы" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Носов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.

Очрашу вакытында алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү өчен ясалачак адымнар тикшерелде. Шулай тиздән Иннополис территориясендә Россия Пенсия фонды-2 Автоматлаштырылган мәгълүмат системасын файдалану буенча төбәк үзәге ачылачак. Биредә ул пенсия системасының бөтен мәгълүмат тирәлегенә хезмәт күрсәтәчәк.

Ул бөтен әһәмиятле эшмәкәрлек барышын автоматлаштырырга ярдәм итәчәк һәм кул хезмәтен киметәчәк, Пенсия фондының мәгълүмати ресурсларына керү тизлеген арттырачак. Шулай ук системаның ышанычлы һәм якланган булуын тәэмин итәчәк.

Антон Дроздов шәһәрдә Россия Пенсия фондының башка бүлекчәләрен урнаштыру мөмкинлекләрен дә искәртте, мәсәлән, хезмәт хакы тарату үзәген булдыру.

Россия Пенсия фонды Иннополиста эшчәнлеген партнер дәрәҗәсендә алып барачагы искәртелә.

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе рәисе Антон Дроздовның мәгълүмати технологияләр өлсәсендә хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куюы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100