news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста лагерьда ял итүче балалар агуланганнан соң, җинаять эше ачылды

Тикшерүчеләр тиешле документларны алган һәм әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Иннополиста лагерьда ял итүче балаларның агулану факты буенча җинаять эше ачылды. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды. Экспертизалар билгеләнде, документлар, шулай ук балалар тукланган кафе һәм ашханәдәге ризыкларның үрнәге алынды», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Иннополиста лагерьда ял итүче дүрт баланың, агуланып, Республика клиник инфекция хастаханәсенә озатылуы хакында хәбәр иткән иде. Балаларның ни сәбәпле агулануын Роспотребнадзор белгечләре тикшерә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot