Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополиста киләсе елда ИТ-инкубатор ачарга җыеналар
Инкубаторда катнашучылар өчен партнерларга, инвесторларга, компания продуктларын алга этәрүдә ярдәм программалары ачык булачак.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иннополиста 2020 елның беренче кварталында ИТ-инкубатор ачарга ниятлиләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган түгәрәк өстәл утырышында “Иннополис” махсус икътисади зонасы генераль директорының үсеш һәм резидентлар белән багланышлар буенча урынбасары Вадим Галеев хәбәр итте.
“ИТ-инкубатор корпоратив акселерация һәм интеграциягә йөз тотачак. Татарстанда акселерация буенча күп эшләнде. Казанда IT-парк 2010 елда ук тулысынча тулды, Чаллыдагы IT-паркта да программалар күп, ләкин без моңа башкача карыйбыз. Хәзер корпоратив заказлар бик күп. Без аерым кешеләрнең аерым идеяләрен акселерацияләү түгел, ә корпоратив заказчылар өчен мәсьәләләр чишелешен акселерацияләргә телибез”, – диде Вадим Галеев.
Ул ИТ-инкубаторның компанияләр үсешенә ярдәм итәчәген әйтте. Мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык булачак, анда берьюлы 180 кеше эшли алачак. Инкубаторда катнашучылар өчен партнерларга, инвесторларга, компания продуктларын алга этәрүдә ярдәм программалары ачык булачак. Стартаплар өчен аренда буенча ташламалы шартлар каралган.
Вадим Галеев дәүләт органнарында үзебезнең ил компьютер программалары тәэминатында кооперация, интеграция, инфраструктура мөһимлеген ассызыклады. Иннополисның программалар ясаучылар шәһәре булуын искәртте. Иннополис университетында белгечләр әзерләү югары сыйфатлы булуын, конкурс бер урынга 40 кеше тәшкил итүен әйтте. Бүген “Иннополис” махсус зонасының 13 резиденты бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз