news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста интеллектуаль сәләтле балалар өчен лицей ачыла

Барлыгы 105 укучы сайлап алынган

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген инновацион гомуми белем бирү учреждениесенең яңасы - Иннополис лицее ачыла. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иннополис мэры Егор Иванов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Интеллектуаль сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне җыя, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Аерым алганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, классларда 15әр укучы булса, лицейда 360 укучы белем алачак. 7-9 нчы классларда балалар математика, физика фәннәрен, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәк, 10-11 нче класслар - мәгълүмати-технологик профиль буенча. Хәзергә анда белем алырга теләк белдергән 600 укучы математика, рус теле буенча тест язган, сөйләшү-әңгәмәләшү процедурасы узган. Нәтиҗәдә, 7-10 нчы классларда укырга 105 укучы сайлап алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot