Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополиста «Геройлар узышы» уза: трассага 4000нән артык катнашучы чыкты
Бүген Иннополиста беренче мәртәбә легендар «Геройлар узышы» уза. Бу Россиядә зур массакүләм спорт чараларын оештыручы «Геройлар лигасы» компаниясенең флагман проектларының берсе.
4000нән артык спорт сөюче стартка җыелды. Катнашучыларга 8,2 км озынлыктагы 25 каршылыклы трассаны үтәргә туры киләчәк. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем ике форматның берсендә: индивидуаль рәвештә массакүләм стартта яки профессиональ инструктор озатуында 10 кешедән торган команда составында катнаша ала иде.
Чара программасы 08:00 сәгатьтә фан-зона ачылу белән башланды. Беренче стартлар — Бөтенроссия ярышлары һәм Pro һәм AGE чемпионаты – 09:00 һәм 09:05 сәгатьтә старт алды. 09:40 сәгатьтә массакүләм йөгерү башлана, 11:00 дә дистанциягә корпоратив командалар чыгачак. «Геройлар узышы»ның рәсми ачылышы 11:30 сәгатькә планлаштырылган, ә чемпионат җиңүчеләрен бүләкләү 13:00 сәгатьтә узачак.
Чара 21:00 сәгатьтә тәмамлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз