news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста фатирларга инде чират та бар – Николай Никифоров

Федераль министр Иннополисның якты киләчәккә хөкем ителгән булуын әйтте.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иннополис, аның махсус икътисади зонасы һәм университетын бик матур киләчәк көтә. Россиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров бүген Иннополиста Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышын шундый позитив нотада тәмамлады.

Федераль министр әйтүенчә, шәһәр төзелеш компанияләреннән инвестицияләр һәм тәкъдимнәр көтә. Яңа торак төзелеше буенча шәһәр төзелеш ширкәтләренең тәкъдимнәрен карарга әзер. Иннополиста инде фатирларга чират та барлыкка килгән. “Фатирга инде чират та бар. Бүген Рөстәм Нургалиевич компанияләр арасында фатирларны шәхсән үзе бүлгәләде дип тә әйтерлек: сез шуның кадәр аласыз, сезгә шулкадәр...” – ди министр.

Николай Никифоров бүген Иннополис хезмәткәрләренең Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек булуын билгеләп узды. Моннан тыш, якын һәм ерак чит илләрдән дә теләк белдерүчеләр бар, ди ул. “Без университетта белем алу өчен 60 лап илдән заявка алдык”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, шәһәргә укырга һәм яшәргә килгән берничә дистә кеше Россия гражданлыгы алып, шушында төпләнеп калырга ниятли. Сүз уңаеннан, төзелешнең беренче чираты тәмамлангач, шәһәр 5 мең кешене кабул итә алачак. Ә гомумән алганда, анда 150 меңгә якын кешене җәлеп итү ниятләнә.

“Иннополис проектының беренче этабы гамәлгә ашты дияргә була. Саннар шул хакта сөйли – резидентлар саны даими артып тора. Технопарк мәйданнарының яртысы инде тулган. Иннополиста яшәүчеләр бүген 2,5 мең кешедән артык”, - дип сөйләде Николай Никифоров журналистларга. Аның әйтүенчә, башта IT-паркта кем утырыр инде диделәр, аннары ике квартал озынлыгында диярлек чират сузылды. Хезмәткәрләр катгый рәвештә сайлап алынды. Хәзер инде Иннополиста да шушы күренеш кабатлана, дип белдерде министр.

Николай Никифоров Иннополисның резидент һәм партнерлары арасында конкурентлы югары технологияле продукция җитештерүче танылган брендлары булуын билгеләп үтте. “Университет та яхшы эшли, быел аны 180 кеше тәмамлар дип көтелә. Иннополис, аның махсус икътисади зонасы һәм университетны бик матур киләчәк көтә”, - дип белдерде ул.

Николай Никифоров Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгышына бәя биреп: “Докладта китерелгән саннар безнең өчен гадәтигә әйләнде бугай инде. Миңа кайчак аңлап та бетермибез кебек тоела: кайчандыр барлык шушы саннар нульгә тәңгәл иде бит. Әле 2, 4, 6 ел элек тә шулай иде. Без технологик революция шаһитлары, һәм шушы тамырдан үзгәрешләр игътибарга лаек дип саныйм. Дәүләт хезмәтләре электрон форматта күрсәтелми иде, мәктәпләрдә электрон көндәлекләр, табибка электрон юл белән язылу юк иде, кәрәзле элемтә хезмәтләренең үтемлелеге бу дәрәҗәдә түгел иде”, - дип белдерде федераль министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100