news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста Ericsson компаниясенең фәнни-тикшеренү үзәге ачылырга мөмкин

Давоста Татарстан Президенты Швеция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Ericsson компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Давоска эш сәфәре кыла һәм Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнаша.

Рөстәм Миңнехановның Ericsson компаниясенең өлкән вице-президенты, Европа һәм Латин Америкасы илләре буенча җитәкчесе Арун Бансал белән очрашуы барышында яклар мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов өлкән вице-президент җитәкчелегендә Ericsson компаниясе делегациясен Татарстанга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot