news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста чүпне алты төргә аерып җыялар

Яңа җайланмалар чүп савыты тулгач, төбәк операторына хәбәр бирәчәк.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Иннополис “акыллы” шәһәрендә чүпне аерып җыю өчен яңа контейнер урнаштырылган, биредә чүпнең алты төре аерыла. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иннополис шәһәрендә файдаланылган чималны тулысынча аерып җыю өчен эшләнгән беренче контейнерны урнаштырганнар. Әлеге чүп савытының кабат эшкәртелә торган чүп-чарның төрле төрләрен: пыяла, пластик, кәгазь, тимер, тукыма әйберләр һәм полиэтилен калдыкларын җыю өчен алты бүлеге бар.

“Контейнер шәһәрдә яшәүчеләрнең соравы буенча урнаштырылды, аларның күбесе чүпне даими рәвештә аерып җыя. Быел ай саен калдыкдарны җыю буенча акцияләр үткәрелеп килде, аларның һәркайсы барышында 600 килограммнан 1 тоннага кадәр калдык җыеп алынды,” – ди Иннополис шәһәренең шәһәр проектлары бүлеге җитәкчесе Мария Белова.

Алга таба Иннополиста контейнерлар мәйданчыклары санын арттыру, шулай ук аларның тулганлыгын күрсәтүче датчикларны сынап карау планлаштырыла. Әлеге җайланмалар төбәк операторына чүп савытының тулуы һәм аны чыгарырга кирәклеге турында сигнал бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100