news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиста беренче тапкыр җылы бирелде

Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә төзелеш барган Иннополис биналарына җылы бирелде. Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Республика Хөкүмәте башлыгы “Иннополис” университеты һәм “Попов” технопаркының төзелеп яткан биналарын карады. Университетның торак корпусларының берсендә ул студентлар һәм яңа уку йорты хезмәткәрләре өчен җиһазландырылган бүлмәләрдә булды.

Университетның уку-лаборатория корпусында Илдар Халиков җылылык төенендә булды һәм бинадагы радиаторларның җылы булуына инанды.

“Барыгызны да котлыйм, тырыштыгыз. Бүген 150 меңлек шәһәргә беренче тапкыр җылы бирелде. Бу тарихи вакыйга”, - диде Илдар Халиков.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot