Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополиста 2040 елга тизйөрешле трамвай линиясе һәм пристань төзергә планлаштыралар
Иннополиста 2040 елга тизйөрешле трамвай линиясе, асылмалы канат юлы һәм пристань төзергә җыеналар. Генераль план әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Тизйөрешле трамвай линиясенең озынлыгы 7,96 километр, ә асылмалы канат юлыныкы 1,71 километр тәшкил итәчәк. Канат юлы шәһәрнең көнбатыш өлешендәге Зөя елгасы ярына төшү өчен файдаланылачак. Шунда ук, Петропавловск бистәсе янында, пристань урнашырга тиеш.
Моннан тыш, Иннополисның транспорт инфраструктурасын үстерү кысаларында 26,95 километр яңа юллар төзү һәм ике күпер салу планлаштырыла.
Шәһәр торак фонды хәзерге 121,8 мең квадрат метрдан 835,2 мең квадрат метрга кадәр артырга тиеш. Торак төзелеше мәйданын 27,35 гектардан 357,58 гектарга кадәр арттыру күздә тотыла. Шул исәптән 33 гектар җир шәхси торак йортлар төзү өчен 221 участок өчен бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, генераль планны төзүчеләр Иннополиста 2040 елга алты мәктәп (барлыгы 10 099 укучыга исәпләнгән) һәм алты балалар бакчасы (барлыгы 3942 балага исәпләнгән) эшләргә тиеш, дип исәпли. Хәзерге вакытта шәһәрдә 150 укучыга исәпләнгән лицей, 462 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм барлыгы 350 балага исәпләнгән ике балалар бакчасы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз