news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополисның мастер-планын эшләгән архитектор Луи Тай Кер вафат

Иннополисның мастер-планын эшләгән архитектор Луи Тай Кер вафат. Бу хакта дөнья массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аны Сингапур шәһәр төзелешенең атасы дип атыйлар. Аның портфолиосында бөтен дөнья буйлап төзелгән бик күп үзенчәлекле проектлар бар», - дип билгеләде ул.

Фото: t.me/galimovatatarstan

Галимова постта 2012 елда архитектор Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка проектын тәкъдим иткәндә төшерелгән фотоны да урнаштырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot