news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиска яшәргә килүчеләргә күп фатирлы 16 йорт арендага тапшырылачак

Бүген Иннополиска яшәргә килүчеләр өчен арендага торак фонд булдыру турында килешү имзаланды

  (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казанның ИТ-паркында Иннополис бистәсендә арендага торак фонд булдыруны инвестицияләү турында килешү имзаланды. Документка ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм “Территория-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Григорий Невоструев имза салды.

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин килешүне имзалауны мөһим һәм тарихи вакыйга буларак бәяләде.

“Территория-Казань” ҖЧҖ “Территория” компанияләре төркеменә керә һәм ТР Дәүләт торак фондыннан Иннополиста төзелгән торакны сатып алу инвестицион проектын гамәлгә кую максаты белән эшли.

А.Песошин билгеләп үткәнчә, “Территория” компанияләре төркеме, дәүләт-шәхси партнерлык махсус пограммалары аша белгечләр тарафыннан торак төзелешен финанслау мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә булдырылган.

Килешүдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан 840 фатирлы 16 йорт сатып алу каралган, анда паркинг, офислар да керә. Аларның гомум мәйданы 50 мең кв. метр тирәсе, дип сөйләде ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы. “Фатирларның мәйданы 40-63 кв. метр”, - дип билгеләп үтте ул. Объектларны агымдагы ел ахырында – киләсе ел башында тапшыру планлаштырыла. “Территория” компанияләре төркеме ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан 3 млрд сум чамасына күп фатирлы 16 торак йорт сатып алачак.

Шулай ук фатирларны махсус программалар буенча ташламалы шартларда шәхси милек итеп сатып та алырга мөмкин.

“Арендага торак программасы – ул Иннополиска яшәргә килүчеләр өчен уңай мохит булдыруга юнәлдерелгән катлаулы программа. Киләчәктә теләүчеләр торак сатып ала алсын өчен өстәмә программа эшләнәчәк”, - дип ачыклык кертте “Территория-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Григорий Невоструев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100