news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиска туристлар да килә ала

“Яңа шәһәр белән Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, ә бөтен Россия кызыксыначагына ышанам”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков

 (Иннополис, 9 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Югары Ослан районында рәсми рәвештә ачылган Иннополис шәһәренә, турист сыйфатында, теләге булган һәркем килә ала. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

 ТР Хөкүмәте башлыгы, бүген бу мәсьәлә буенча, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никофоров белән фикер алыштык, дип билгеләп үтте.

 “Бирегә килеп, яңа шәһәр белән танышырга мөмкин. Булачак студентлар да Иннополиска килә ала, - диде ул. – Яңа шәһәр белән Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, ә бөтен Россия кызыксыначагына ышанам”.

news_right_1
news_right_2
news_bot