news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополиска Positive Technologies килә

Эре мәгълүмат системаларын комплексы саклау өлкәсендә дөнья лидерларының берсе Татарстанда бизнесларын үстерү белән кызыксына

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Positive Technologies компаниясе генераль директоры Юрий Максимов белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис университеты вәкилләре дә бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алар Иннополис территориясендә эре мәгълүмат системаларын заманча киберкуркынычлардан саклау өлкәсендә дөнья лидерларының берсенең эш перспективалары турында фикер алышты.

Илдар Халиков Россиянең иң яшь шәһәрендә резидентлар һәм IT-белгечләр өчен булдырылган шартлар турында сөйләде.

Юрий Максимов үз чиратында: "Бу безгә кадрларны урнаштыру өчен яхшы мөмкинлек. Соңгы вакытта без төбәк офисларын шактый күп  ачтык. Иннополиска төбәкләрдән белгечләр чакырып була аеруча мөһим", - дип белдерде.

"Кагыйдә буларак, элегрәк перспективалы белгечләр Мәскәү белән Санкт-Петербургка өстенлек бирә иде", - дип өстәде Ю.Максимов.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot