news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иннополис» «хәләл банклар» булдыру өчен программа комплексы ясый башлаячак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советының 2023 елда беренче утырышын уздырды. Катнашучылар 10 яңа проектны карады, аларның гомуми инвестицияләр суммасы 3 миллиард сум тәшкил итә. Аларны гамәлгә ашыру 784 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Махсус икътисади зона резиденты статусын алты компания алды:

- «Бердәм банк технологияләре» ислам банкингын кредит оешмаларының автоматлаштырылган банк системасына интеграцияләү өчен программа комплексы булдырырга планлаштыра. Шулай итеп, аның ярдәмендә гади банкларны мөселманнар өчен тулы спектрлы хезмәтләр белән хәләл форматка яраклаштырырга мөмкин булачак;

- «Батареон» компаниясе Лаеш районында «Иннополис» махсус икътисади зонасында территориясендә зур-төенле җыю технологиясе буенча тулы цикллы литий-ионлы аккумулятор батареяләре җитештерүне булдырырга планлаштыра. Җитештерелгән аккумуляторларга пилотсыз очу аппаратлары, элемтә чаралары, электр транспорты, медицина җайланмалары, склад һәм клининг техникасы, күчереп йөртелә торган чыбыксыз җайланмалар, робототехника һәм башка өлкәләрдә ихтыяҗ бар. Җитештерүнең беренче чираты 2025 елда башланыр дип көтелә.

- «Тулпар Интерьер Инжиниринг Дизайн» су, һава һәм җир транспорты өчен компонентлар һәм интерьерлар ясау өчен җитештерү комплексы булдырачак. Предприятиенең беренче чираты киләсе елда ук эшли башлаячак;

- «Рейлюкс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. «ТР Фармедполисы» базасында светодиодлы һәм бактерицидлы яктырткычлар, шулай ук алар өчен запас частьләр җитештерә башлаячак;

- «МВС Индата» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2027 елга «Иннополис» махсус икътисади зона территориясендә мәгълүмат эшкәртүгә бәйле коммерция оешмаларына, шулай ук мәгълүмат тапшыру, саклау һәм эшкәртү өчен җаваплы дәүләт структураларына стойка-урыннарны арендага бирү өчен модульле EDGE мәгълүмат эшкәртү үзәге төзергә планлаштыра.;

- «Гросс Диджитал» азык-төлек җитештерү һәм таратуда төп күрсәткечләрне оператив күзәтү өчен программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнәчәк.

Тагын дүрт компания «Иннополис» махсус икътисади зона партнерлары булды:

— «ДиджиталАутоСистемс»;

— «МСК ГРУПП ИС»;

— «Нтех Лаб» (оештыручысы — NtechLab);

— «МСтрой»

Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов сөйләвенчә, яңа производстволар А.С.Попов һәм Н.И.Лобачевский, «ФармМедПолис» медицина паркы территориясендә, югары технологияләр өлкәсендәге «Иннопарк» технопаркында һәм Лаеш мәйданчыгындагы индустриаль парк территориясендә урнашачак. Яңа резидентлар һәм партнерлар эшчәнлеге Россиянең технологик суверенитетын үстерүгә юнәлдерелгән, дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100