Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иннополис университетында Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы башланды
Ярышка Россиянең 50 төбәгеннән 500 яшь робот техниклары җыелды.
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Иннополис Университетында Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы башланды. Ул үзенә Россиянең 50 төбәгеннән 500дән артык мәктәп укучысын һәм студентларны, шул исәптән 30дан артык Татарстан вәкилен җыйды. Бу хакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Ачылыш тантанасында яшь робот техникларын республиканың вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шулай ук Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов сәламләде. Элемтә министры катнашучыларга Иннополис Университетына керү өчен үз көчләрен сынап карарга тәкъдим ите.
Төбәкара 60 олимпиадада 10 меңнән артык кеше катнашкан, алар үзара команда исәбендә 14 төрле категория буенча көч сынашкан. Быел, роботлар футболы, сервис, сәнәгать, автотранспорт, су һәм очу роботлары кебек даими дисциплиналарга манипуляцион һәм мобиль интллектуаль робот техникасы системалары өстәлде.
Иннополис Университеты 2014 елдан алып, Бөтендөнья роботлар олимпиадасының милли ярыш этабы – Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының милли операторы булып тора. Ноябрь аенда Таиландта үтәчәк бөтендөнья олимпиадасында катнашу өчен, уку йорты соңгы этап нәтиҗәләре нигезендә робот техникасы буенча Россия җыелмасын оештырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз