news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис университеты территориясендә DigitalSkills ярышлары башлана

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча чемпионат ачылышында ТР Президенты да катнаша.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Иннополис университеты территориясендә DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча тармак чемпионаты старт ала. Аның ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте сайтында.

Ярышлар 11-15 декабрь көннәрендә берничә компетенция буенча уза. Чемпионатта яше 28дән узмаган белгечләр – IT-компания белгечләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша.

Чемпионат ачылыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Иннополис» АҖ директорлар советы утырышында да катнаша. Ә DigitalSkills ярышлары башлангач һәм конкурс мәйданчыклары белән танышып чыккач, Татарстан Президентын «Попов» технопаркы конгресс-үзәгендә узачак пленар утырышта көтәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100