news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис университеты Россиянең укырга керү өчен иң катлаулы уку йортлары өчлегенә керә

Иннополис университеты Россиянең укырга керү өчен иң катлаулы уку йортлары өчлегенә керә
Фото: «Татар-информ»

Иннополис университеты Россия югары уку йортлары арасында укырга керү катлаулылыгы буенча өченче урында тора. Бу «Югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы»ннан билгеле булды. Ул 2024 елда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән Югары икътисад мәктәбе тарафыннан үткәрелгән. РБК шул хакта хәбәр итә.

2024 елда Иннополис университетына бюджетка керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы 87,5 булырга тиеш иде. Бу 2022 елга караганда 1,3кә кимрәк.

Шул ук вакытта Иннополис университетына кабул ителгән студентлар саны 0,4 мең кеше тәшкил итте — 2022 елга караганда 78,7 процентка күбрәк.

2024 елда Россия югары уку йортлары арасында керү катлаулылыгы буенча беренче урында Мәскәү физика-техника институты булды, анда керү өчен уртача 97 балл (2022 елга караганда 0,2 гә күбрәк) кирәк иде . Икенче урында уртача 89,9 балл белән Мәскәү инженер-физика институты базасындагы Илкүләм атом-төш тикшеренү университеты (НИЯУ МИФИ) тора, анда 2022 елга караганда 1,8 гә күбрәк балл кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot