news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый

Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды. Әлеге проект кысаларында укыту бәясенең 90 проценты дәүләт тарафыннан финанслана. Хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: җитештерү, эксплуатация, пилотсыз авиация системаларын эшләү.

Иннополисның Өстәмә белем бирү институты директоры Мария Образцова искәрткәнчә, пилотсыз авиация системалары белән шөгыльләнү – карьера төзү һәм һөнәри яктан үсү өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Бүген бу тармакта квалификацияле кадрлар җитми, һәм алга таба кытлык үзен тагын да ныграк сиздерәчәк. Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында укыта торган белем бирү оешмаларының берсе булды. Без укытуга зур практик тәҗрибәгә ия белгечләрне җәлеп итәбез. Безгә укып чыккан һәркем пилотсыз авиация системалары өлкәсендә ышанычлы рәвештә файдалана алырлык осталыкларның тулы бер комплексына ия булуы мөһим», – диде ул.

Федераль проект планы нигезендә, быел 5 мең граждан пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге программалар буенча белем алачак, ә 2030 елга кадәр 65 мең кешене укыту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Программаларның форматы сайланган юнәлешләргә бәйле булачак һәм пилотсыз авиация системалары тармагындагы компанияләрдә практик әзерлекне үз эченә алачак.

Теоретик белем бирү юнәлешендә түбәндәге курслар планлаштырыла:
- пилотсыз авиация системалары өлкәсендә мәгълүмат аналитигы;
- пилотсыз авиация системалары өлкәсендә юрист;
- Python, C++ телендә пилотсыз очу аппаратын программалаштыру;
- программа тәэминатын эшләүче;
- дроннар проектлаучы.

Практик юнәлештә тәкъдим ителәчәк курслар:
- пилотсыз очу аппараты операторы;
- пилотсыз очу аппаратына сервис хезмәте күрсәтү.

Укыту башлануы турында белү өчен гаризаны сайтта калдырырга була – stc.innopolis.university.

Әлеге проект талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм яңа эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү өчен Фән һәм технологияләр унеллыгы бурычларына, һәм шулай ук яшь галимнәргә һәм аларның проектларына ярдәм итү юнәлешендә «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануын игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100