news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис университеты мобиль кулланмалар өчен яңа уен уйлап тапкан

2nd Chance кушымтасы коммерцияле түгел, һәм аны AppStore һәм Google Play дан бушлай күчереп алырга мөмкин.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Иннополис университеты мобиль кулланмалар өчен яңа уен уйлап тапкан. Сюжет буенча, уйнаучы, криоген капсулада йоклаганнан соң, мең елдан уянган галим роленә керә. Ул Җирдәге тормышны торгызырга тиеш була.

Уенны иҗат итүчеләр сүзләренчә, проект Иннополис университеты энтузиастлары тарафыннан фәнне популярлаштыру максатыннан, шулай ук “үсеш алган технологияләрне булдыру”ны күрсәтү өчен гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot