“Иннополис” университеты мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча олимпиада уздыра
Бәйгедә 8-11нче сынйыф укучылары катнаша ала
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). “Иннополис” университеты программалаштыру буенча олимпиадада катнашуга теркәүне башлап җибәрде. Бәйгедә 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Университет сайтында әйтелгәнчә, олимпиада 2 этапта уздырыла. Аның беренче этабы 22 мартта үткәрелә. Анда катнашу өчен www.olymp.innopolis.ru. сайтында теркәлү узарга кирәк. Иң күп балл җыйган укучылар 18-19 апрель көннәрендә университетта уздырылачак олимпиаданың йомгаклау өлешенә чакырыла.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Олимпиадада җиңү яулаган 11нче сыйныф укучылары исә әлеге инновацион IТ-вузга имтиханнарсыз укырга керү хокукына ия була.