Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополис университеты һәм «1С» төркеме Рөстәм Миңнеханов катнашында меморандум имзалады
Иннополис университеты белән «1С төркеме» акционерлык җәмгыяте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«1С» — Россиянең алдынгы IT-компаниясе. Ул 30 елдан артык оешмалардагы, шул исәптән бюджет өлкәсендәге учреждениеләрендәге эшчәнлек процессларын автоматлаштыру белән шөгыльләнә. Фирма Россиянең барлык төбәкләрендә дә тәкъдим ителгән.
Татарстанда «1С» төркеменең 100дән артык төбәк партнеры эшли. Республикадагы 15 меңнән артык предприятие һәм компания аларның хезмәтеннән файдалана.
Меморандум бизнесны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендә кадрлар әзерләү юнәлешендә төбәк уку йортлары белән үзара хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, документ Иннополис университетында «1С» төркеме белән берлектә югары квалификацияле IT-укытучылар әзерләүче магистрлык программасын булдырырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз