news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иннополис Университеты директоры итеп шәһәр башлыгы Дмитрий Вандюков билгеләнде

Иннополис университетының яңа директоры итеп Дмитрий Вандюков билгеләнде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2 декабрьдән университетның яңа директоры вазифаларын Дмитрий Вандюков башкара башлый. Ул 2016 елдан бирле Иннополис инновацион үзәген үстерү белән шөгыльләнә», - дип яза белем бирү учреждениесенең телеграм-каналы.

Вандюков шулай ук Иннополис шәһәре мэры. Институтны 2024 елдан бирле Искәндәр Бариев җитәкләгән иде. Бариевның бу вазифадан киткәннән соң яңа эш урыны билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot