news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис университеты директоры “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә катнашты

Түгәрәк өстәл Россия белән Кытайның инновацияләр өлкәсендәге хезмәттәшлегенә багышланган иде

  (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев “Ачык инновацияләр” III Халыкара форумы кысаларында, Россия белән Кытайның инновацияләр өлкәсендәге хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Анда университетта белем алуның заманча модельләре, фән өлкәсен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру һәм инновацияләр кертү буенча фикер алыштылар, дип хәбәр ителә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.

Инновацион фәнни эшләнмәләргә таянган уртак Россия-Кытай проектлары ике дәүләткә дә яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Мондый проектларны гамәлгә кую өчен, барыннан да элек фәнни база һәм квалификацияле кадрлар кирәк.

Түгәрәк өстәлнең махсус кунагы РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов иде. “Быел форум Кытай Халык Республикасының актив катнашында уза. Кытай – безнең партнер һәм союздаш, безнең мәгариф системалары охшаш. Кытайның югары белемне модернизацияләү һәм аны тиешле профессиональ стандартка җиткерү тәҗрибәсе безнең өчен файдалы. Россия һәм Кытай университетлары арасындагы горизонталь эелмтәләрне киңәйтергә һәм ныгытырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Д. Ливанов.

Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев Россиядә заманча мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрдә махсуслашкан беренче университетны булдыру проектының агымдагы нәтиҗәләре турында сөйләде. “Иннополис университетында инглиз телендә белем бирелә, шуңа күрә чил ил студентларына безнең программа буенча укырга уңайлы булачак”, - диде Дмитрий Кондратьев һәм Кытай студентларын вузга укырга килергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100